Йөрәк белән күргән матурлык
16нчы мәктәп укучылары һәм “Вдохновение” клубы әгъзалары кунак булган Халыклар дуслыгы китапханәсенең уку залында “Йөрәк белән күргән матурлык” дигән кичә-вернисаж узды.
Табигатьнең матурлыгы турында шигырь һәм поэмаларда дан җырларга, аңа карата җырлар багышларга була. Тик шулай да кешегә аларны авазлар белән генә түгел, ә моң белән тулыландырылырга мөмкин булган тамаша-күренешләре буларак кабул итү күпкә күңеллерәк. Рәссамнарның, шагыйрьләрнең әсәрләрендә кунаклар табигатьнең көзге алтын төскә төренгән кабатланмас гүзәллеген, күренекле пейзажларны, табигатьнең кышка әзерләнүен һәм узып киткән җәйнең моңсулануын күрделәр, ишеттеләр.
Көз рәссамнарның әсәрләрендә күптөрле һәм чуар төсле итеп тасвирлана. Алар көзге урманның - кызгылт-сары һәм аксыл- шәмәхәдән алып, кара һәм төссез төсләргә кадәр булган барлык төс аһәңнәрен тасвирлый. Әмма бу матурлык тиз узучан, аны тиздән караңгы һәм күңелсез төсләр алыштырачак. Табигатьтә һәм тормышта булган шул чагылышлар рәссам һәм шагыйрьләрнең хис-тойгылары белән тәңгәл килә һәм боларның барысына да чара кунаклары шундый сокланды. Очрашуның буеннан-буена Левитан, Поленов, Остроухов, Васильев кебек рәссамнарның көзге видеокомпозицияләре яңгырап торды, алар яраткан шагыйрьләр: Пушкин, Бунин, Есенин, Труднева, Пастернак, Тютчев, Майковның лирикаларын тулыландырды.
Зөлфирә ӘХМӘДИЕВА,
Халыклар дуслыгы китапханәсенең уку залы китапханәчесе
Инна ПОПЛЕВКО фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia