Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җыр яшәтә, җыр яшәртә

Коллектив 40 яшьтән өлкәнрәк унбер катнашучыны берләштерә. Һәрчак шат, көләч йөзле бу ханымнар даими эзләнүдә.

Шәһәребездә һәм авылларыбызда яшәп мәдәният өлкәсендә иҗат итүче талантлар турында “Җәүһәрләрне – бөртекләп” рубрикасын дәвам итәбез. “Бөгелмә авазы” газетасының 6нчы санында, 2000 елда Зеленая Роща авыл клубы базасында оештырылган “Завалинка” вокаль ансамбле белән якыннан таныша аласыз.
Коллектив 40 яшьтән өлкәнрәк унбер катнашучыны берләштерә. Һәрчак шат, көләч йөзле бу ханымнар даими эзләнүдә: яңа төр җырлар, фольклор күренешләр өйрәнергә һәм тамашачыга җиткерергә тырышалар. Хәтта вакытлы уңышсызлыклар да  аларны туктатмый. Хаталарын барлап, ялгышларын төзәтеп,  алга таба, яңа җырларга, сәнгатькә таба атлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса