Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Йолдызнамә (27 гыйнвар-2 февраль)

Бу атнада ай үсә. Атна башында юлларда зур саклык күрсәтү кирәк. Эш урынында компьютер техникасының, элемтә чараларының сафтан чыгуы бар. Пәнҗешәмбе һәм җомга финанс ягыннан нәтиҗәле булачак. Үзләрен танытырга омтылучы иҗат кешеләренә дә бу вакыт үз җимешләрен бирергә мөмкин. Низаглардан читтә торырга киңәш ителә.

КУЧКАР. Үз максатыгызга кыю барыгыз – сез күп нәрсәгә ирешергә сәләтле. Бу көннәрдә премиягә яки хәтта эш урыныгызда күтәрелергә өмет итә аласыз. Салкын канлылык саклагыз - сезнең репутациягә интригалар да, мәгънәсез гайбәтләр дә куркыныч түгел. Гаилә мөнәсәбәтләрендә аңлашу хакимлек итә, өйдәгеләр дә гаҗәп тыныч һәм тыңлаучан булырлар. Моменттан файдаланыгыз һәм ял көннәрен бергәләп уздырыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Гашыйк булу өчен яхшы вакыт. Шулай ук иске мөнәсәбәтләрнең яңа этабы башланырга мөмкин. Шул ук вакытта конфликтлы хәлләр килеп чыгуы бар – телдән төрле агрессиягә юл куймау һәм кычкырышуларга кушылмаска тырышу мөһим. Халык алдында чыгышлар ясау белән бәйле эшчәнлек өчен уңай чор. Аудиториянең игътибарын яулавы җиңел булачак.

ИГЕЗӘКЛӘР. Үз сәламәтлегегезне җентекләп күзәтеп торырга кирәк. Туклану һәм йокы режимына игътибар бирмәү, акыл эшчәнлеге ягыннан һәм физик киеренкелек хәлсезләнүгә китерергә ихтимал. Эш күп булачак. Моңардан тыш, бу вакытта яхшы табыш алу мөмкинлеге бар. Ситуацияне эштә көтмәгәндә килеп чыккан, кискен үзгәрешләр бозуы бар. Кайберәүләр, мәсәлән, эштән китү турында катгый карар кабул итәргә мөмкин. Акыл белән эш итәргә тырышыгыз.

КЫСЛА. Яңа танышлар табу, шәхси һәм эшлекле характердагы элемтәләр булдыру өчен уңай чор. Бу вакытта гашыйк булуыгыз бар. Партнерыгыз белән бәйле аңлаешсыз хәлләр кәефегезне төшерергә мөмкин. Романтик мөнәсәбәтләр башланды дигәндә, аерылу куркынычы да зур.

АРЫСЛАН. Матди хәлне яхшырту һәм яңа күнекмәләргә өйрәнү өчен, бигрәк тә сәнгать өлкәсендә, яхшы вакыт. Эшлекле максат белән юл йөрүләр уңышлы булыр. Оештыру сәләтегез карьерада яңа баскычка күтәрелергә ярдәм итәр. Атнаның икенче яртысында финанс юнәлешендә һәм техника белән эшләүдә аек фикер йөртү һәм саклык таләп ителә.

КЫЗ. Карьера, эш, социаль юнәлеш мәсьәләләрен чишүгә игътибарны туплау кирәк. Кайберәүләр хезмәт баскычыннан күтәрелүгә һәм яхшы керемгә өмет итә алалар. Бәлки, сезгә дәүләт службалары белән үзара бәйләнештә булырга туры килер һәм бер генә тапкыр да түгел. Җитәкчелек ягыннан яки башка кешеләрнең яшерен ярдәм күрсәтү ихтималы бар.

ҮЛЧӘҮ. Күпләр игътибарга алыр – аларның интуицияләре сизгеррәк була бара. Нәкъ менә аның ярдәмендә сез бу чор эчендә күпчелек мәсьәләләрегезне хәл итәрсез. Яңа дуслар табу һәм элеккеге дуслык бәйләнешләрен ныгыту өчен уңай вакыт. Дусларыгызның ярдәменнән баш тартмагыз, алар сезгә булыша алалар. Конфликтларга кермәсәгез, романтик мөнәсәбәтләрнең дә ныгу мөмкинлеге бар. Бәхәсләшү, эләгешеп китү куркынычы зур.

ЧАЯН. Рухи үсеш, гади кеше өчен серле тоелган фәннәр өйрәнү өчен яхшы вакыт. Кайберәүләр алдан хәбәр бирүче төшләр күрергә мөмкин. Иҗади активлык һәм ерак сәяхәтләр өчен уңай чор. Бу атнада сезнең күбрәк ялгызлыкта буласыгыз килер. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, кәефегезгә игътибарлы булыгыз.

УКЧЫ. Сездә үзгәрешләргә омтылыш уяныр. Үзегезнең интуициягезгә һәм зирәклегегезгә таяна аласыз, алар дөрес фикергә килергә ярдәм итәр. Проблемалар килеп чыкса, стандарт булмаганча һәм тапкырлык белән эш итегез. Бу вакыт фәнни, иҗади, спорт эшчәнлеге һәм сәяхәтләр өчен яхшы. Артык активлык имгәнүләргә китерергә мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Вакытыгызны дөрес бүләргә өйрәнегез, кичләрен булса да ял итегез. Файдалы килешүләр бик яхшы, ләкин ара-тирә үзегезгә ял да бирегез. Профессиональ өлкәдә үзгәрешләр көтелә – кадрлар алышынуы булмаячак, ләкин, мәсәлән, премия бирелүе бар. Шәхси тормышыгыз тотрыклы. Ял көннәренә өй мәшәкатьләре җыелыр – йортыгызда тәртип урнаштырыр һәм туганнарыгызга игътибар бирер вакыт җитте.

СУКОЯР. Атна күңелле хәлләрдән башланыр. Сез файдалы бәйләнешләр һәм җитди элемтәләр булдыра алырсыз. Ләкин авторитетлы кешеләр белән мөнәсәбәтләрне бары тик эшлекле элемтә итеп кенә калдыру кирәк. Бу чор эчендә кредитлар алу һәм ышанычсыз предприятиеләргә акча салу кирәкмәс. Мәхәббәт фронты сюрпризлар белән тулы, әмма күңелегезгә якын кешене игътибар белән сайлагыз.

БАЛЫК. Беренче карашка, сезнең тормышыгызда тулы тәртип һәм атна күңелле, уңай мизгелләр генә алып килер. Сезнеке кебек уңышлар турында күпчелек хезмәттәшләрегез хыяллана гына алалар. Талантларыгызны башка өлкәдә сынап карагыз – иҗади характердагы күп кызыклы һәм перспективалы тәкъдимнәр алырсыз. Чын дусларыгыз күңелле чаралар планлаштыралар, аларга кушылыгыз. Ял көннәре романтик очрашулар өчен бик яхшы.                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X