Җылы май көннәре башлану белән бөгелмәлеләр шәһәр читендә йөрү һәм табигатькә чыгу сезонын башлыйлар
Үзегезне яки йорт хайваннарыгызны талпан тешләсә, нәрсә эшләргә кирәклеге турында ТР буенча Роспот-ребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы.
Ял бары яхшы тәэсирләр генә калдырсын өчен, талпаннар – үләндә, агачларда һәм куакларда яшәгәннәре турында онытмаска кирәк.
САК БУЛЫГЫЗ!
– 10 апрельдән башлап, Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә талпаннар тешләгәннән соң 20 җирле кеше мөрәҗәгать итте, – дип сөйли Владислав Викторович. – Аларның өчесе паразитларны урманга барганнан соң, сигезе – шәхси секторда яшәүчеләр.
Талпаннарның активлыгы май, июнь һәм сентябрь айларына туры килә. Аннан алар йокыга тала. Бер корткычның тешләве (кадалуы) кешене инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин.
Талпан, тән тиресенә кадалганда, авыртуны сиздерми торган селәгәй бүлеп чыгара, шуңа да аның кадалуын кеше сизми кала. Инфекция таратучы бөҗәкләр урманда, бакчада, зиратларда, паркларда һәм скверларда эләгергә мөмкин. Еш кына кешеләр үрмәкүчкә охшабрак торган әлеге бөҗәкләрне өйләренә кием-салым, чәчәкләр белән алып кайта, яки алар дүрт аяклы хайванның йоны аша эләктерә.
Кеше өчен иң куркынычы – үзәк нерв системасын зарарлый торган энцефалит һәм боррелиоз чирләре яки Лайма. Соңгысында нерв системасы, йөрәк, аяк-куллар зарарлана.
Авыруларның билгеләре һәм инкубация чоры төрле. Билгеләр авыруны йоктырганнан соң берничә көннән ике атнага кадәр күренергә мөмкин. Бәхеткә, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Бөгелмә районында соңгы елларда энцефалит белән авыручылар теркәлмәгән. Тешләү урынында кызару, тән температурасы, буыннарда сызланулар туганда, Роспотребнадзор белгече кичекмичә табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
– Талпанның инфекция таратучы булу-булмавын белү өчен, табылуга ук медицина оешмасына илтергә кирәк, анда аны дөрес итеп алалар һәм тикшеренүгә озаталар, – ди Владислав Долгих. – Моны мөмкин кадәр оператив рәвештә башкарырга кирәк.
САКЛАНУ АЛЫМНАРЫ
Урманга барганда талпаннарның гәүдәгезгә керү мөмкинлеге булмасын өчен дөрес кием сайларга кирәк. Ул ябык, тыгыз тукымалардан, якты бер тондагы төстә булырга тиеш. Чалбар балаклары оекбашларга яки аяк киеменә кертелү урынлырак булыр. Чәчләрне ышанычлы ябучы баш киеменә аерым игътибар бирергә кирәк. Өстәмә саклану өчен, кием-салымны репеллентлар белән эшкәртергә мөмкин.
– Үзеңне даими карап торырга кирәк, – ди белгеч. – Муен, култык асларын, эч тирәсен, колак эчлекләренә аеруча игътибар итәргә кирәк – бу урыннарда тире бигрәк тә нәзек, талпан ешрак шунда кадала.
Шәһәрдә бөгелмәлеләрнең яраткан ял итү урыннары, территорияләр бөтен җирдә эшкәртүләр узган инде. ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы белгечләре шәһәр паркларын һәм скверларын, зиратларны, Соколка тавындагы күзәтү мәйданчыгын дератизацияләү һәм акарицид белән эшкәрттеләр. Чаңгы базасын һәм Сабантуй аланын да игътибарсыз калдырмадылар. Гомуми кулланылыштагы урыннарны эшкәртү өчен сертификацияләнгән химик препаратлар гына кулланылган, алар кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа