Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җырларында – ил язмышы

Шəһəребезнең үзəк китапханəсендə эшлəп килүче "Ветеран" клубында, Кино елы кысаларында, бөек җырчылар Клавдия Шульженконың тууына - 105, Марк Бернесның тууына 110 ел тулуга багышланган ретрокичə узды. Бу ике оста җырчының язмышлары да охшаш икəн: икесе дə Украинада туып-үскəннəр, театр турында хыялланганнар, əмма эстрада җырчысы булып киткəннəр, җыр белəн сугыш юлларын...

 

Шəһəребезнең үзəк китапханəсендə эшлəп килүче "Ветеран" клубында, Кино елы кысаларында, бөек җырчылар Клавдия Шульженконың тууына - 105, Марк Бернесның тууына 110 ел тулуга багышланган ретрокичə узды.

Бу ике оста җырчының язмышлары да охшаш икəн: икесе дə Украинада туып-үскəннəр, театр турында хыялланганнар, əмма эстрада җырчысы булып киткəннəр, җыр белəн сугыш юлларын узганнар, кинога төшкəннəр,бүгенге көндə дə халыкның яраткан җырчылары алар.Күпме генə еллар үтсə дə, ничəмə-ничə буын алышынса да, бу талантлы җырчылар һəм актёрларның иҗаты - җырлары һəм фильмнардагы рольлəре иксез-чиксез туган илебез мəдəниятенең якты бер бите булып калалар. Кичəдə алар башкаруында яңгыраган җырлар ветераннарның яшьлек хислəрен яңарттылар, хатирəлəрне уяттылар. Слайд-шоу, музыкаль видео-роликлар, "Җыр безгə яшəргə ярдəм итə" дигəн күргəзмə əлеге чараның матур бизəге булдылар. Бу күренекле шəхеслəргə багышланган чара турында безгə уку залының əйдəп баручы китапханəчесе Светлана Клецова хəбəр итə.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса