Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинадан икмәк оеткысы

Җырчы "Инстаграм"да арыш оныннан оеткыны ничек ясавы һәм икмәк пешерү серләре белән уртаклашты. Оеткы (закваска) арыш оныннан ясала. 50 г он белән 50 г суны ярты литрлы банкага салырга һәм әйбәтләп болгатырга. Банканың өстен капларга, караңгы һәм җылы урынга куярга. 24 сәгатьтән соң аны "ашатырга" кирәк. 50 г су белән...

Җырчы "Инстаграм"да арыш оныннан оеткыны ничек ясавы һәм икмәк пешерү серләре белән уртаклашты.

Оеткы (закваска) арыш оныннан ясала. 50 г он белән 50 г суны ярты литрлы банкага салырга һәм әйбәтләп болгатырга. Банканың өстен капларга, караңгы һәм җылы урынга куярга. 24 сәгатьтән соң аны "ашатырга" кирәк. 50 г су белән 50 г он салып болгатырга.

Беренче көнне үк аңа әче ис керә башлый. Өченче көнне тагын "ашатабыз". 4 нче көнгә оеткының яртысын ташларга, чөнки арта. Янә шул кадәр үк он һәм су кушарга. Оеткыдан тәмле әче ипи исе килә башлый. 5 нче көнгә оеткы әзер була. Аны суыткычта сакларга кирәк.

Һәр пешергән саен оеткыны "ашатып алу" зарур.

"Балачакта безнең камыр куя торган зур агач мичкә бар иде. Аны беркайчан да юмыйлар иде. Әни оеткыны гел суыткычта саклый иде. Минем дә шундый агач мичкә аласым килә. Кайдан сатып алып, яки эшләтеп була икән?", - дип мөрәҗәгать итә җырчы.

Ә икмәк пешерү өчен 1 литр суга 4 аш кашыгы оеткы, он салып яхшылап болгатырга, камыр куе каймак хәлендә булырга тиеш. Массаны 4-5 сәгатькә әчетергә куярга. Аннары 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы бал, 4-5 аш кашыгы үсемлек мае, он салып болгатырга. Камыр йомшак булырга тиеш. Он өсти-өсти кулдан аерылганчы басарга. Аннары куна тактасына он салып, камырны шунда аударырга һәм кулга он сөртеп түгәрәкләргә, үсемлек мае белән майланган табага салырга. "Үзең пешергән ипине ашагач, кибет икмәген сатып аласы да килми", дип язган җырчы..

Чыганак:Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса