Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язучылар берлеге Тукай премиясенә биш язучыны тәкъдим итә

Тәкъдим ителгәннәрнең дүртесе идарә әгъзалары һәм идарә әгъзаларына якын кешеләр.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге биш язучыны Тукай премиясенә тәкъдим итә. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Берлекнең идарә утырышында катнашучылар әйтте.

Язучылар берлеге идарәсе күпчелек тавыш белән Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән.

Идарәдә барлыгы 15 кандидатура каралган. Арада Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.

Хәзерге вакытта Берлек җитәкчелеге Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясенә әлеге язучыларның документларын әзерли.

Тәкъдим ителгәннәрнең дүртесе идарә әгъзалары һәм идарә әгъзаларына якын кешеләр.

  • Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 15 февральгә кадәр документлар кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса