Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язның беренче аенда халыкны нинди үзгәрешләр көтә?

2021 елның мартында Россиядә берьюлы берничә яңа закон гамәлгә керәчәк.

Аерым алганда, техник карау үткәрү кагыйдәләре үзгәрәчәк,  тагын бер юл билгесе барлыкка киләчәк, кайбер балалар пособиеләрен түләү тәртибе үзгәрәчәк. Төп үзгәрешләр турында тулырак сөйләшик.

 

Балалар пособиесе

2021 елның 2 мартыннан аз керемле гаиләләргә балалар пособиесен гариза язмыйча билгеләү тәртибе бетерелә. Сүз – 2018 елның 1 гыйнварыннан яшәү минимумы түбән булган гаиләләрдә туган балалар турында.

Әлеге түләүләрне озайту өчен янә махсус хезмәтләргә гариза бирергә туры киләчәк. Мондый гаиләләр социаль һәм пенсия бүлекләренә яшәү урыннарын үзгәртү турында да хәбәр итәргә тиешләр, югыйсә, түләүләрне туктатырга мөмкиннәр.

 

Кайбер ярдәмчаралары бетерелә

Билгеле булганча, алар пандемия чорында кабул ителгәннәр. 2021 елның 31 мартыннан кайберләре гамәлдән чыгарыла.

Беренчесе, эшсезләрне вакытлыча теркәү һәм аларга пособие түләү тәмамлана.

Икенчесе, 2020 елның декабрендә билгеләнгән балалар түләүләрен алу срогы март ахырында төгәлләнә. Бу – 8 яшькә кадәр-ге балалар өчен бирелергә тиеш 5 мең сумлык түләүләр.  

Өченчесе, хәзер банклар бурычлары булганнарга штраф яисә пеня билгели алачак. Пандемия чорында мондый чаралар тыелган иде.

 

Яңа техник карау кагыйдәләре

Техник карауның (техосмотр) яңартылган кагыйдәләре 2020 елның җәендә үк үз көченә керергә тиеш иде. Тик пандемия аркасында аларны яңадан язга күчерделәр. 2021 елның 1 мартыннан техник карау кагыйдәләре турында яңа закон үз көченә керә.

Төп үзгәрешләр:

- автомобильнең техосмотр пунктында булу фактын фотога төшерү (аңа кадәр һәм аннан соң бер фото);

- диагностика карталары тулысынча электрон булачак;

- техосмотр үткәрү пунктларына диагностик карталар бирү санын чиклиячәкләр, ягъни бер эш көнендә машиналар билгеләнгән күләмдә генә техник карау үтәргә тиеш булачак;

- шик тудырган диагностика карталарын ЭЭМ каршындагы тикшерү органнары кулланыштан алачак.

 

Яңа юл билгесе

2021 елның 1 мартыннан Россия юл хәрәкәте кагыйдәләрендә “Фотовидеофиксация” дигән яңа мәгълүмат билгесе барлыкка килде. Ул 6.22 номерын алды.

Әлеге билгене торак пунктлардан читтә тәртип бозуларны теркәү камерасына кадәр 150–300 метр арада урнаштырыла. Торак пунктларда яңа юл билгесе исә, юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезләнеп, шәһәр яисә авылга керү юлында “Торак пункт башы” билгесе урынына куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса