Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язгы ташуга әзер булырга кирәк

ТР Бөгелмә районы гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы Сергей ШАЛАМОВның 23 мартта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ясаган “Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 2020 елгы язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ихтимал булган зыянны мөмкин кадәр киметү чаралары турында” доклады (кыскартып бирелә).

Фаразларга караганда, март ахырында – апрель башында чын язның килеп җитүе көтелә. Кышын яуган кар күпьеллык уртача күрсәткечләрнең 73 процентын (узган елдагыдан 59 процент) тәшкил итә, ә быел язның салмак темплар белән килүе  язгы ташкыннар чорында экстремаль хәлләр килеп туарга тиеш түгел дип уйларга нигез бирә. Кыш җылы булу сәбәпле, туфракның туң катламы да 20–55 сантиметр гына тәшкил итә, димәк, эрегән кар суы җиргә сеңеп барырга тиеш.

Гадәттә бездә язгы ташулар апрель уртасына туры килә, әмма быел аның атна-ун көнгә иртәрәк башлануы да ихтимал. Районда 20 буа бар, шуларның өчесе: Спас, Яңа Сумароково, Ключ авыл җирлекләрендәгелдәренең торышы канәгатьләнерлек  хәлдә түгел, әмма алардан халыкка куркыныч янамый. Тыгылып, кар сулары җимереп я агызып китәрлек түбән урнашкан күперләр дә юк. Барлык су объектлары да  авыл җирлекләре башлыкларының аерым контроле астында торалар.      

 Карабаш бистәсендәге кебек су басудан зыян күрерлек объектларда су күләмен үлчи торган вакытлы гидрологик постлар урнаштырылды. Дала зәендә, мәсәлән, су дәрәҗәсе көнгә ике тапкыр үлчәнеп тора.   

Татар Димскәендә, Суык Чишмәдәге Дымка елгасындагы гидрология постында су автомат рәвештә үлчәнә, мәгълүматлар тиешле органнарга тапшырылып тора.  

Бөгелмә районы территориясендәге сулыкларның торышына бәйле вәзгыятьне мониторинглау белән бердәм дежур-диспетчерлык функцияләрен башкару белән шөгылҗләнүче Граңлданлык саклану идарәсе шөгыльләнә. Бүгенге көндә район сулыкларында суның күтәрелүе бик аз күләмдә генә күзәтелә.

 Якынча чамалау-исәпләү буенча районда су басу ихтималы булган 3 зона бар: Карабашның түбән өлеше, Татар Димскәе, Суык Чишмә авылы. Шулай ук Кече Бөгелмәдә, Подгорный, Петровка, Зеленая Роща авылларында да урыны белән куркыныч янаган җирләр бар. Шулай ук Бөгелмәнең үзендә дә аерым урыннарның судан зыян күрү очраклары булганны исәптән сызарга ярамый. 

 Хәлләр катлауланган очракта, барлыгы 141 йортны су басу ихтималы бар. Аларда 182 кеше яши, шуларның 77се – пенсионерлар, 12се – 1һәм 2нче төркем инвалидлар, 24 бала. Ә тагын шул зонада 23 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Социаль әһәмияткә ия булган объектлар, үләт базлары, биотермик чокырлар ул зонада юк.

Бөгелмә  районында язгы ташуга әзерлек  максатыннан, 19 февралҗдә үк гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып, анда “Язгы ташкын-2020” оператив планы расланды. Анда кар суларын тоткарлыксыз агызып җибәрү, язгы су басулардан ихтимал булган зыянны мөмкин кадәр киметү чаралары каралган. Моның өчен: көч һәм средстволарны координацияләү штабы төзелде, составына җирле үзидарә башлыклары, җитәкче затлар һәм көч структуралары вәкилләре керә эшче төркем расланды. Шулай ук 83 кешедән 34 берәмлек техникадан торган төркем әзерләнде.   

 Язгы чорга әзерлекне күтәрү максатында, 11 мартта Карабашта язгы су басулар очрагында күреләсе чараларны гамәлдә сынау күнегүләре үткәрелде, анда идарә органнары, көч һәм средстволар кулланылды. Ә 20 мартта Татар Димскәендә барлык әзерлек чараларын тикшерү уздырылды. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта, ике торак пунктта да кешеләрне урнаштыру вариантлары каралды (шул исәптән, Карабашта – 250 кешене 1нче мәктәптә, Димскәйдә 150 кешене мәдәният йорты бинасында вакытлыча урнаштыру); халыкка хәбәр бирү җайланмалары тикшерелде, азык-төлек белән тәэмин итү юллары, медицина ярдәме күрсәтү, кирәкле дарулар запасы булдыру, өйләргә кергән суны суырту һәм түгү ысуллары билгеләнде. Резервта 4 йөзү чарасы, 4 мотопомпа бар.

Бүгенге көндә үткәрелгән комплекслы чаралар вәзгыятьне тулысынча контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Көч һәм средстволар язгы ташкынга каршы тору өчен дә, коткару эшләре башкару өчен дә җитәрлек.

Шулай да бер нәрсәне истә тоту кирәк: су басу ихтималы булган зоналарда, торак пунктларда яшәүчеләрнең һәрберсе бу вакыйгаларга үзләре дә алдан әзерлек белән килергә тиеш. Әлбәттә,  җирле үзидарә органнары белән районның барлык службаларының бу хәлгә аеруча  җитди каравы һәм бердәм эш итүләре мөһим. Шул вакытта гына ахыргы нәтиҗәләр уңай булачак.   

    Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде

   Фото: Оксана Гайсина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса