Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язгы боз: ястык калынлыгы булса да, ышанма

Яз көне сулыклардагы боз – бик хәтәр урын ул. Ел саен шундый боз өслекләрендә үз-үзен тоту кагыйдәләрен үтәмәгән бик күп кешенең гомере өзелә.

Коткаручылар ышанычсыз боз өстендә үз-үзеңне тоту тәртипләрен исегезгә төшерә:

– бозның калынлыгы кимендә 5–7 сантиметр һзм төсе үтз күренмәле булырга тиеш (кыш көне), әгәр инде ул сөт кебек яки болганчык төскә кергән икән, ул урыннарда боз өстенә басудан сак булырга кирәк;

– беренче бозга кеше ялгыз гына барып керергә тиеш түгел. Берничә кеше, бер-берсеннән 3–5 метр ара калдырып атласа, дөрес булыр;

– бер үк сулык өстендә дә бозның калынлыгы төрле урында төрлечә була. Агач үскән, суүсемнәр чыгып калган, нинди дә булса предмет бозга ябышып туңган җирләрдән ераграк булу хәерле;

– үзегез белән алган йөкне (әйберләрне) боз астына төшеп китә калган очракта тиз генә ташлап калдырырлык итеп күтәрергә кирәк;

– балык тотарга баручылар үзләре белән 25 метрдан да ким булмаган озынлыктагы ныклы бау алсын һәм ул кирәк очракта тиз генә кулга алырлык урында торсын; алмаш эчке кием алу да комачау итмәс;

– суга чума калсагыз, паникага бирелмәгез, тирән итеп, әкрен генә сулагыз;

– аякларыгыз белән велосипедта йөргән кебек хәрәкәт итегез;

– шунда ук боз өстенә чыгарга дип тыпырчынмагыз, чөнки ул тирәдә боз катламы бик юка, ышанычсыз була;

– боз читен кулларыгыз белән ваклый-ваклый, якындагы ярга таба хәрәкәт итегез. Бозны вата алмый башлауга, кулларыгызны мөмкин кадәр ераграк сузып, боз өстенә ятарга һәм талпынып, чыгарга тырышыгыз. Бу вакытта аякларыгыз белән кискен хәрәкәтләр ясап, гәүдәгезгне горизонталь хәлдә тотарга омтылыгыз;

– боз өстенә чыккач та, торырга ашыкмагыз, кулларны җәеп, сузылып яткан хәлдә, алга таба шуышыгыз гына;

 – бозның ныгыганын сизгәч кенә, ян-якка борылып, ярга таба тәгәрәп барырга кирәк;

– ярга чыгуга, хәрәкәтләнүдән туктап калмагыз. Туңмас өчен якындагы бинага таба йөгерегез.

Әгәр кеше бозлы суга чумган икән:

– бозлы суга төшеп киткән кешене тартып чыгарам дип, бәке янына якын бармагыз;

– корсагыгызга ятып, аңа таяк, яисә берәр кием сузыгыз, ул аңңа тотыннгач, әкрен генә тартыгыз;

– судан тартып чыгагач, зыян күрүчене  тизрәк куркынычсыз урынга күчереп, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртыгыз;

– зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтегез, юеш киемнәрен салдырыгыз, җылы юрганга төрегез, кайнар чәй бирегез;

– өшегән кешене кайнар ваннага кертмәгез, температураның кинәт үзгәрүе хәтта сәламәт йөрәкле кешегә дә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә тирәлек температурасы тән температурасы чамасында булырга тиеш.

И. ЗАҺИРОВ,

7нче зона эзләү-коткару отряды коткаручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса