Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яз көне Татарстаннан 3 мең егет армиягә китә

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның иң күбе коры җир гаскәрләренә китәчәк.

Татарстанда 1 апрельдән 17-28 яшьлек ир-атлар өчен язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Яз көне армиягә Татарстаннан өч мең егет китә, чакырылыш комиссияләрен узу өчен 16 меңнән артык кеше чакырылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итә.

«РФ Президенты Указы нигезендә, агымдагы елның апрель-июль айларында Россиядә хәрби хезмәткә чакырылуны кичектерергә яки азат итәргә хокукы булмаган 134 меңнән артык кеше чакырыла", - дип билгеләп үтте ул.

Гражданнарны кабул итү бу елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр барачак. Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның иң күбе (45%) коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китә. РФ Милли гвардиясе гаскәрләренә-10%, Хәрби — Диңгез Флотына-12%, Һава — космик көчләргә 11% җибәрәчәк. Һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге өлешләргә хәрби хезмәткә чакырылучыларның 7% ы, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә — 8% ы, ә башка бүлекчәләргә 4% ы китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса