Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яз, бәйрәмнәр...

Салкын һәм карлы кыштан соң күптән көтелгән яз килеп җитте. Аның беренче ае – март. Барысы да җылы һәм якты кояшны сагынган, беренче чәчәкләрне, күңелле яңгыравыклы тамчыларны көтәләр.

Март бәйрәмнәргә бай, шул ук вакытта бәйрәмнәр бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Мәсәлән, 1 март көнне Мәчеләр көне билгеләп үтелә. Әйе-әйе, безнең яраткан дусларыбыз көне. Әлбәттә, 8 Март көнне иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне.

Шатлыклы һәм бик күп күңелле мизгелләр, шатлык алып килүче бәйрәм дә бар, аны Май чабу бәйрәме дип атыйлар. Ул кышның азагын белдерә һәм озын, суык һәм карлы көннәрдән соң, шатлык, яхшы кәеф алып килә. Май чабу бәйрәменең төп символы – коймак. 2019 елда Май чабу атнасы 4–10 мартка туры килде.

 «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгенең ышанычлы дуслары – шәһәр иреклеләре «Кызыклы эшләр республикасы» иреклеләр отрядының яшь волонтерлары белән берлектә, 14нче прогимназия педагогы Юлия Мельникова җитәкчелегендә 6 март көнне язгы бәйрәмнәрне берләштерергә карар иттеләр һәм балалар, аларның ата-аналары өчен «Приключения принцессы Веснушки и прожорливой Нечисти» дип аталган күңел ачу-уен ялын үткәрделәр.

Принцесса Веснушка үзенең дуслары белән балалар янына кунакка килде. Тик юлда аларны комсыз Нечисть очратты, барлык бүләкләрне дә тартып алып, принцессаның сабыйларга әзерләгән коймакларын ашап бетерде. Залга бәреп кергәннән соң, ул күңелле компаниягә шарт куйды: балалар һәм аларның әти-әниләре күңелле маҗаралар биремнәрен үтәсәләр, ул коймакларны үзе пешерәчәк һәм бүләкләрне кайтарып бирәчәк.

Табышмаклар чишү, великанпилмәннәрне тизлеккә ясау, табадагы кайнар коймакларны йөртү, аркан тарту, җырлар, биюләр һәм башкалар – балалар, әниләр һәм әтиләр куелган бурычны җиңеп чыктылар.

Шулвакыт залда могҗиза булды! Комсыз Нечисть яхшы принцесса – Пампушкага әверелде. Ул барлык катнашучыларны тәмле коймак белән сыйлады. Ә бәйрәм кунаклары барлык хатын-кызларны якынлашып килүче Хатын-кызлар көне – 8 Март белән котладылар һәм барысына да бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм бик күңелле үтте.

Балалар өчен чын маҗаралар оештырырга ярдәм иткән барлык битараф булмаган актив бөгелмәлеләргә 3нче урта мәктәп укытучысы Рамилә Батруллина җитәкчелегендәге «Бөгелмә скаутлары» иреклеләр отрядына, Бөгелмә шәһәр Советы депутаты Ринат Мусинга, Бөгелмә Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә юнәлеше буенча өлкән инспектор Диана Галәуовага, полиция патруль-пост хезмәтенең аерым батальон командиры Артур Исмәгыйлевкә, наркоконтроль бүлегенең оперуполномоченные Алия Ситдыйковага һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзаларына зур рәхмәт әйтәсе килә:.

 

Наталья КУЛАГИНА, Бөгелмә районының Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.
Диана Галәуова фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса