Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ятимлекләр язмасын

"Ялкын" социаль приюты белгечләре һәм тәрбиячеләре Караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итү үзәге оештырган "Ятимлек проблемаларына мөнәсәбәттә җәмәгать компетентлыгын күтәрү буенча профилактик һәм агарту эшчәнлеге" дип аталган махсус семинарда катнаштылар. - Семинарның темасы очраклы гына сайланмаган иде, - дип сөйли бүлек начальнигы М. Князькина. - Биредә асрамага бала алырга...

"Ялкын" социаль приюты белгечләре һәм тәрбиячеләре Караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итү үзәге оештырган "Ятимлек проблемаларына мөнәсәбәттә җәмәгать компетентлыгын күтәрү буенча профилактик һәм агарту эшчәнлеге" дип аталган махсус семинарда катнаштылар.

- Семинарның темасы очраклы гына сайланмаган иде, - дип сөйли бүлек начальнигы М. Князькина. - Биредә асрамага бала алырга җыенучы гаиләләрне алдан әзерләү эөстендә ничек эшләүләре турында күп нәрсә белергә мөмкин иде.

Педагог-психолог Т. Богоманова "Кайгы һәм югалту. Кайгыны узу этаплары. Югалту кичергән балага ярдәм итү" дигән темага тәфсилле чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар, үзләрен шундый кайгы кичергән бала урынына куеп, катлаулы тормыш хәлен үзләре аша үткәреп, фикер алыштылар. Тагын бер белгеч - О. Шөгаепова асрамага бала алган ата-ананың ул баланы тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Семинарда катнашкан хезмәткәрләр һөнәри компетентлыкны күтәрү белән беррәттән, социаль ятимлекне профилактикалау, чит баланы алган гаиләдә эш алып баруга кагылышлы яңа идеяләр, фикерләр ишеттеләр һәм аларның эштә бик тә ярдәм итәчәген әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса