“Яшүсмер. Сәламәт яшәү рәвеше”
Сорау һәм җавап сәгате
Карабаш бистәсе китапханәсендә урта мәктәп укучылары гигиена, спорт, сәламәт туклану турында викторина сорауларына җавап биреп, “Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Р. Робинсонның “Малайлар өчен мавыктыргыч дәресләр китабы”, “Малайларга, кызларга спорт энциклопедиясе” китаплары ярдәмгә килде. Аларда төрле сорауларга җавап табарга була иде, мәсәлән: теш пастасы нәрсәдән тора, нәрсә ул гимнастика, өстәл теннисын кем уйлап тапкан, кариес нидән барлыкка килә.
Балалар ике командага бүленеп, буталган хәрефләрдән сүзләр җыйдылар, кроссвордтагы җиләк-җимеш, яшелчә һәм җиләкләрнең атамаларын әйттеләр. Чара ахырында доктор Әпчехинең “Синең дустың теш щеткасы” дигән киңәшләрен укыгач, яшүсмерләр теш чистарту вакытында щеткалар белән ясала торган хәрәкәтләрне кабатладылар, ә тиешле вакытны китапханәнең ком сәгате билгеләде. Сәламәтлек - бәяләп бетергесез бәхет, сәламәт булыгыз!
Әнисә САМУЧЕНКОВА,
Карабаш китапханәсе мөдире
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа