Яшәсен урман!
Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән, диләр халыкта. 14 май көнне республикабызда "Агач утырту көне" акциясе узды. Әлеге чарада Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм теләгән һәркем катнаша алды. Алдагы яңгырлы көннән соң, шимбә иртәсе кояшның җылы нурлары белән сөендерде. Шуңа күрә иртән-иртүк "Бөгелмә урманчылыгы"нда аеруча бер җанлылык хөкем...
Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән, диләр халыкта. 14 май көнне республикабызда "Агач утырту көне" акциясе узды. Әлеге чарада Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм теләгән һәркем катнаша алды.
Алдагы яңгырлы көннән соң, шимбә иртәсе кояшның җылы нурлары белән сөендерде. Шуңа күрә иртән-иртүк "Бөгелмә урманчылыгы"нда аеруча бер җанлылык хөкем сөрә иде. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки агач утырту акциясендә катнашкан һәркемне үсентеләр белән тәэмин итәргә, аларны утыртасы участокларны күрсәтәсе, тиешле урынга алып барып җиткерәселәре һәм ничек дөрес итеп агачларны утырту кирәклеген дә төшендерәселәре бар иде аларның. Һәм әлеге бурычларны урманчылар лаеклы башкарып чыктылар дип әйтергә тулы нигез бар.
"Бөгелмә урманчылыгы" урманнарны яңарту инженеры булып эшләүче Нурфия Ибраһимова акция турында йомгаклары белән уртаклашып болай диде: "Урманнарны яңарту эшендә безнең хезмәткәрләр ел саен актив катнаша. Быел да шулай булды, 200гә якын кеше катнашты. Безгә мөрәҗәгать иткән һәрбер оешманы үсентеләр белән тәэмин иттек. Хәерле гамәлнең нәтиҗәләре дә уңай булыр, утырткан үсентеләр яңарыр шәт, чөнки җирдә дым җитәрлек әле".
Бөгелмәдән чыгып, Таллы Бүләк авылына юл алгач, уң якта каен урманы шаулап утыра иде. "Узган еллардагы корылык, төрле авырулар ак гүзәлкәйләрне егып салды - корыды каеннар. Шуңа аларны кисеп, 2014 елда нарат үсентеләре утырттык. Күпләре яңарган, тернәкләнеп киткән, әмма барысы да түгел. Менә шул буш калган урыннарга яңа үсентеләр утыртырга кирәк", -- дип, студентларга ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте "Бөгелмә урман хуҗалыгы" директоры Сәгыйть Абдуллин.
Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студентлары агач утырту эшендә актив катнашты. Остазлары Светлана Семенова җитәкчелегендә бик теләп һәм эшләгән эшләренең әһәмиятен аңлап, үсентеләрне җир куенына тапшырды алар. "Бөгелмә урманчылыгы" җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова да алар эшеннән канәгать иде: "Безнең хезмәткәрләргә олы ярдәм булды бүген. Әлеге эштә катнашкан һәркем табигатебез тагын да ямьле, тагын да матуррак һәм саф булсын өчен үзләреннән лаеклы өлеш кертте. Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студентлары аеруча тырышып эшләде", - диде һәм алар белән истәлеккә фотога да төште /рәсемдә/.
Әлеге күркәм акциядә җирле депутатлар, җәмәгатьчелек вәкилләре дә актив катнашты. "Яшь гвардия" активистлары, Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы, Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары да көч куйды", - дип хәбәр итә җирле "Единая Россия" партиясе әгъзалары.
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Наталья Нурмөхәммәтова исә үзләреннән ерак булмаган Северьян Морозов исемендәге шәһәр паркында агач утыртудан уңай энергия алулары турында яза. "Ялкын" приюты директоры Н. Әхмәтова: "Быелгы акциядә Бөек Ватан сугышы ветераны Виталий Милинчукның катнашуы безнең хезмәткәрләргә һәм тәрбияләнүчеләргә бигрәк тә көчле тәэсир итте. Аның үрнәгенә һәммәбез иярде, бергәләп үсентеләрне җир куенына тапшырдык", - ди.
Менә шулай узды Бөгелмәдә агач утырту акциясе. Мондый изге гамәлләр дәвамлы булыр, шәт.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа