Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Яшел беседка” бөгелмәләрне куандыра

Узган атнада һава торышы үзенең җылы, кояшлы көннәре белән сөендерде. Җәйге уку залы ачылуга китапханәчеләр янына күп кеше җыела. Һәм һәрберсе бүген нәрсә белән шөгыльләнү турында кызыксына башлый. Шушындый кызыксынучанлыкны күреп, китапханә хезмәткәрләре үзләренең укучылары өчен тагын да мавыктыргычрак чаралар әзерләргә тырышалар.

Анда "Карандаш" дип исемләнгән китап кыстыргычлары ясау мастер-классы булды. Балалар төсле катыргы һәм кәгазьдән бик теләп, пычратмаска, ертмаска тырышып, сак кына кул эшләнмәләре ясадылар. Китапханәчеләр балаларга әлеге кыстыргычларны һәрдаим кулланып торырга киңәш иттеләр, ә балалар, үз чиратында, киләчәктә дә китапханә белән дус булырга, китаплар укырга сүз бирделәр.

Чәршәмбе көнне исә "Яшел беседка" кунаклары үзләре артист, үзләре тамашачы булдылар. "Кабартма" әкияте буенча курчак театры куйдылар.

Менә ачык һавада уйнап балалар үзләре өчен нинди дә булса яңалык ачалар, өстәмә белем алалар. Ә иң мөһиме, бу алар өчен кызык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса