Яшь татарстанлыларны «Россиянең туган телләре» акциясендә катнашырга чакыралар
Мәктәп укучыларына туган телдә шигырь сөйләргә һәм социаль челтәрләрдә видео урнаштырырга кирәк.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Халыкара туган тел көне уңаеннан РФ Мәгариф министрлыгы «Россиянең туган телләре» дигән акция башлый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акциядә төрле яшьтәге мәктәп укучылары – коллектив белән дә, аерым да катнаша ала. Аның шартлары буенча туган телдә әти-әниең, кече Ватаның яки тарихи вакыйга турында шигырь сөйләргә һәм шуны камерага яздырырга кирәк. Шуннан соң роликны #РодныеЯзыкиРоссии хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырасы гына кала.
«Барлык видеоязмалар да министрлыкның туган телләргә ярдәм күрсәтү һәм аларны үстерүгә багышланган сайтында интерактив лентада урын алачак», - дип искәрттеләр ведомствода.
Акциягә 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә нәтиҗә ясау күздә тотыла. Җиңүчеләргә - истәлекле бүләкләр, ә һәр катнашучыга исемле сертификат тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа