Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь әниләр яңа һөнәр алачак

Мәшгульлек үзәге юлламасы буенча “Чәчтараш”, “Маникюр остасы”, “1С предприятие”, “Автомобиль йөртүче”, “Пешекче”, “Хисапчы” һ.б. һөнәрләргә өйрәтү курслары оештыру планлаштырыла.

“Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениесе, “Демография” милли проекты кысаларында, 2021 елда “3 яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларны һөнәри укыту” программасын тормышка ашыра башлаячак.

Программа 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган (ягъни хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы) хатын-кызларны укытуны күздә тота. Уку – бушлай, кыска вакытлы (1,5-4 ай). Эшләмәүче хатын-кызлар өчен яңа һөнәргә ия булу яки булган һөнәр буенча квалификацияне күтәрү киләчәктә хезмәт базарында урыныңны табу, шул исәптән үз эшеңне мөстәкыйль рәвештә яки мәшгульлек үзәге ярдәмендә оештыру мөмкинлеге бирәчәк.

Укуга гариза бирү өчен мәшгульлек үзәгенә уку өчен кирәкле документлар  бирергә кирәк: паспорт, СНИЛС, хезмәт кенәгәсенең күчермәләре, эш бирүчедән декрет ялы турында белешмә, бала туу турында таныклык күчермәсе, белем турында диплом күчермәсе.

Бөгелмә шәһәре, Октябрь ур., 15, 7нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә. Белешмәләр өчен  телефон: 8(885594) 4-36-34.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса