Яшь инспекторлар – җитди күренеш
6 мартта Яшь инспекторлар хәрәкәтенең башланып китүенә 46 ел ттулды. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда һәм профилактика эшләре алып баруда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең төп ярдәмчеләре – яшь инспекторлар бу көнне төрле чаралар белән билгеләп үтәләр.
Шәһәребезнең 6нчы урта мәктәбендә дә үтте андый чара. “Без куркынычсызлык яклы” дип аталган ул чарада яшь инспекторлар кече яшҗтәге мәктәп укучылары алдында чыгыш ясадылар, “Добрая дорога детства” газетасын файдаланып, бу дата турында сөйләделәр, башлангыч сыйныф укучысы әзерләгән “Леппбук” тәкъдир иттеләр, яшь инспекторлар үзләре алып бара торган “ПДД” (юл хәрәкәте кагыйдәләре) дәфтәрләрен күрсәттеләр һәм, билгеле инде, балаларга юл йөрү куркынычсызлыгының нигезләрен аңлаттылар, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклекне искә төшерделәр.
Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы яшь инспекторлар хәрәкәте вәкилләре бөтен ил күләмендә уза торган “Безопасное колесо” бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү яуладылар һәм Европа ярышларында да Россияне лаеклы рәвештә күрсәттеләр. Безнең Бөгелмә яшь инспекторлары да бу исемне лаеклы йөртә, алар актив тормыш белән яшиләр, юл йөрү кагыйдәләрен зур тырышлык белән үзләштерәләр.
Шулай да Яшь инспекторлар хәрәкәте өйрәтә торган төп нәрсә – юлларда имин йөрү тәртипләрен тирән хөрмәт итү. Чөнки һәр кешенең иң кадерле нәрсәсе – сәламәтлеге белән гомере шуларны төгәл үтәүгә турыдан-туры бәйле икәнен яхшы аңлыйлар алар.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге пропаганда инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа