Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь гаиләләргә торак алу өчен 50 млн сум акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда яшь гаиләләр торак алу өчен субсидия ала алачак. Бу максатларга ирешү өчен республика бюдетыннан 50 млн. сум бүлеп бирелә, тагын 13, 3 млн сумны федераль бюджет тәкъдим итәчәк.

Субсидияләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Биектау, Нурлат, Саба, Ютазы, Алабуга районнарында яшәүчеләргә биреләчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Субсидияне яшәү урыны буенча башкарма комитетта исәпкә баскан 35 яшькә кадәрге ир белән хатын ала алачак. Социаль түләүләр яшь гаиләләргә сатып алына торган торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез субсидия рәвешендә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса