Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь бөгелмәлеләр үзләренең беренче паспортларын алдылар

Яшь гражданнар илебезнең тарихы һәм символикалар буенча белемнәрен күрсәттеләр.

25 февраль көнне ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең 10 яшь гражданинына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

ГХАТ бүлеге белгечләре шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен, тарих һәм Россия Федерациясе Конституциясе буенча белемнәрен тикшереп, экспресс-викторина үткәрделәр. Нәтиҗәләр буенча, 2нче лицейның 8нче сыйныф укучысы Аида Гайнетдинова җиңүче булды.   

Яшь гражданнарга паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Татьяна Николаевна Ергина һәм Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Фатыйх улы Әхмәдиев тапшырды.

Балаларга төп хокукый документларына сак карауларын, үз иленең чын патриотлары булуларын, аның тарихын белүләрен, хөрмәт итүләрен һәм онытмауларын теләделәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса