Яшь бөгелмәлеләр хәрби-диңгез флоты моряклары белән очрашты
Хәрби-диңгез флоты ветераннары кунакта
Традиция буенча отставкадагы диңгезчеләр һәм хәрби-диңгез флоты ветераннары шефлыкка алынган "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булдылар. Кунаклар балаларны илнең Хәрби-Диңгез флоты тарихы белән таныштырдылар, хәрби һөнәрләр һәм хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре турында белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйтергә ярдәм иттеләр.
Очрашу ахырында малайлар һәм кызларга физик сәләтләрен үстерү өчен спорт инвентаре тапшырдылар. Ә яшүсмерләргә ничек чын хәрби диңгезче булу серләрен төшендереп: “Үзеңнең туган телеңне, торган җиреңне, йөрткән мундирыңны сакла”- дип, үгет-нәсыйхәт бирделәр.
Анастасия НАТАЛЬИНА,
директор урынбасары
Ксения КУЧИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа