Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь бөгелмәлеләр Библиолендка сәяхәт кылдылар

Майның якты көнендә үзәк балалар китапханәсенә эңгер-меңгер төште. Гади генә түгел, ә серле исем астында – Библиосумерки-2022.

Тик төнге мизгел китап патшалыгын йотып бетермәде, чөнки бу көнне шәһәр халкы һәм кунаклары аның серләре белән якыннанрак танышу өчен Библиолендта булдылар. «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе кысаларында, чара «мәдәни мирас эзләреннән» дигән девиз астында узды. Китапханәчеләр балаларга тугыз зона тәкъдим иттеләр. Беренче һәм төп этапларда күпмилләтле Ватаныбыз халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен белү буенча баталияләр барды. Интеллектуаль уенда шәһәр мәктәпләреннән биш җыелма команда катнашты. 

Жюри нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын – «Традиция варислары» командасы (5 «Г» сыйныф, 3 нче мәктәп), 2 урын – «Дуслык» командасы (1 нче мәктәп), 3 урын – «Лицеичылар» командасы (2 нче лицей).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса