Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь бөгелмәлеләр – атлар янында экскурсиядә

Бөгелмә полицейскийлары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге иҗтимагый советы белән берлектә, балалар өчен ат клубына экскурсия оештырдылар.

“Дети России–2018” оператив-профилактик операциясе кысаларында оештырылган сәяхәттә 3нче мәктәп укучылары катнашты. Хокук сакчылары балаларны буш вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрергә өйрәттеләр, шул ук вакытта начар гадәтләрдән аеру һәм максатсыз урамда йөрүдән саклау өчен дип тә тырыштылар.

“Буцефаль” ат спорты клубы директоры Маргарита Злобина полиция хезмәткәрләренең әлеге ниятен бик сөенеп кабул итте һәм балалар белән атлар абзарына экскурсия үткәрде.

Укучылар хайваннар белән аралашканнан соң, соклануларын яшермәделәр. Алар атлар янына үз күчтәнәчләрен дә алып килгән иделәр – бик рәхәтләнеп сыйладылар. Шуңа да карамастан, экскурсия вакыты бик тиз үтеп китте. Балаларның дуслары барлыкка килде, алар бирегә ешрак килергә сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса