Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь бөгелмәле балык тоту буенча ярышларда призер булды

Азнакай районында Сукаеш янындагы сулыкта, район мөхтәсибәте инициативасы буенча, республика мөселман яшьләре арасында балык тоту турниры узды.

Һәвәскәр балыкчылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чыгыш ясады:

– Мондый ярышлар уздыру мөселманнар арасында туганлык җепләрен ныгыта. Турнирда өлкән буын да, кече буын вәкилләре дә катнаша. Күп кенә катнашучылар  гаиләләре белән килә алдылар. Бу да бик күркәм күренеш.

Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт  Нәгыймов  белән имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талыйбуллин чыгышларыннан соң, катнашучыларга ярышларның тәртибе турында аңлаттылар. Ул “Балык тоту спорты” дигән спорт төренең 2014 елда кабул ителгән кагыйдәләре нигезендә үтте.    

Турнирда республиканың Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән командалар үз көчләрен сынап карадылар.

Балалар арасындагы ярышларда бөгелмәле Мансур Хөснетдинов мактаулы өченче урынны алды. Җиңүчеләргә Дипломнар, чараны оештыручылардан бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса