Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярыш догадан башланды...(+ФОТОЛАР)

Бөгелмәдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан мәчетләр командалары арасында мини-футбол ярышлары узды. "Интер" автоүзәге Кубогына мондый көч сынашулар бишенче тапкыр оештырылды инде. ТР көньяк-көнчыгыш төбәге баш казые Марат хәзрәт Мәрданшин уенчыларны сәламләде, уңышлар теләде. Чемпионатның иганәчесе - җаваплылыгы чикләнгән "Интер" автоүзәге" җәмгыяте директорлар советы рәисе Мәгъсум Заһиров спортны һәм рухиятне үстерүгә салган...

Бөгелмәдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан мәчетләр командалары арасында мини-футбол ярышлары узды. "Интер" автоүзәге Кубогына мондый көч сынашулар бишенче тапкыр оештырылды инде.

ТР көньяк-көнчыгыш төбәге баш казые Марат хәзрәт Мәрданшин уенчыларны сәламләде, уңышлар теләде. Чемпионатның иганәчесе - җаваплылыгы чикләнгән "Интер" автоүзәге" җәмгыяте директорлар советы рәисе Мәгъсум Заһиров спортны һәм рухиятне үстерүгә салган тырышлыкның, керткән өлешнең һичшиксез җимеш бирәчәген әйтте. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов та илгә - тынычлык, ярышларда катнашучыларга иминлек һәм татулык теләде. Аннары Рамил хәзрәт баш казый Марат Мәрданшинга, "Интер" җитәкчесе Мәгъсум Заһировка һәм 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Сергей Горшенинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ярышлар дога кылудан башланды. Барлык командалар да ихлас тырышлык белән лаеклы чыгыш ясадылар.

Иң яхшы булып, Бөгелмәнең "Бәдр" командасы танылды. Икенче урында - Урыссу, өченчедә - Баулы командалары. Призлы урыннарга лаек булган командаларга Кубоклар, Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Шәхсән уенчыларга килгәндә, иң яхшы капкачы Баулыдан Ринат Хәйруллин булып чыкты. Һөҗүмчеләр арасында Урыссудан Али Йосыповка тиңнәр табылмады. Иң яхшы сакчы дип Бөгелмәдән Радмир Идиятуллин табылды.

Спорт бәйрәме Бөгелмәнең үзәк мәчетендәге кафеда әзерләнгән төшке аш ашау белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса