Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярминкәләр чоры җитте

Хөрмәтле бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары! Традицион көзге ярминкәләрнең беренчесе 7 сентябрьдә сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр Ленин урамында (үзәк мәйданда) үтәчәк. Шушы ук көнне Чайковский урамы, 6 нчы йорт адресында кече ярминкә дә була. Ярминкә сезне халык куллануы товарларының, экологик чиста һәм яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортименты белән...

Хөрмәтле бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары! Традицион көзге ярминкәләрнең беренчесе 7 сентябрьдә сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр Ленин урамында (үзәк мәйданда) үтәчәк. Шушы ук көнне Чайковский урамы, 6 нчы йорт адресында кече ярминкә дә була.
Ярминкә сезне халык куллануы товарларының, экологик чиста һәм яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортименты белән сөендерәчәк.
Теләгән кешеләр ит, колбаса ризыклары, йомырка, балык, сөт продукцияләре, бал, көнбагыш мае, шикәр комы, он, ярмалар, макарон, икмәк, яшелчәләр, җиләк-җимеш, тере мал, кош-корт, бодай, солы, арпа, катнаш-азык, фураж сатып ала алачак. Барысы да - базар хакыннан арзанрак.
Чайковский урамындагы кече ярминкәдә яшелчәләр (бәрәңге, суган, чөгендер, кишер, кәбестә һ.б.) тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәләргә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса