Яңалыклар

Ярдәм сораучы булмаган

9 мартта кичке сәгать 5 тулганда Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. 5 катлы кирпеч йортның өченче катындагы бер бүлмәле квартирның тәрәзәсеннән төтен чыкканны күреп, күршеләре хәбәр иткән. Өйдә кеше булмый. Ут алгы бүлмәдә үрләп килә. Күрше-тирәләрдә дә ярдәм сораучы булмый. Хәбәр алынуга 6 минут...

 

9 мартта кичке сәгать 5 тулганда Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. 5 катлы кирпеч йортның өченче катындагы бер бүлмәле квартирның тәрәзәсеннән төтен чыкканны күреп, күршеләре хәбәр иткән. Өйдә кеше булмый. Ут алгы бүлмәдә үрләп килә. Күрше-тирәләрдә дә ярдәм сораучы булмый. Хәбәр алынуга 6 минут дигәндә, ут чыганагы юк ителә. Шулай итеп, квартир эче сөремләнсә дә, зур афәткә юл куелмый. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә өлкән тикшерүче Д. Артемьев.