Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Япон егете Юто Хишияма ислам динен кабул иткән

Юто Хишияма — татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе.

Япон егете, татар телен өйрәнгән һәм халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма Токио мәчетендә ислам дине кабул иткән.

«Ислам динен кабул иттем. Кичә, татарлар нигез салган Токио мәчетендә, татар түбәтәен киеп, мөселман булдым», — дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

«Аллаһ каршында һәркем тигез дигән фикер мине җәлеп иткәнгә, һәм өйләнергә җыенган кызым мөслимә булганга, ислам динен кабул итәргә булдым. Гаиләм минем ислам динен кабул итүемә каршы булмады», — диде Юто «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, ул баштан дулкынланган. «Имам мине җылы каршы алганга, тынычландым. Алга таба, ислам динен яхшырак белергә тырышырмын», — дип сөйләде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса