Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгын күзәтчелеге хезмәте вәкилләре Бөгелмә мәктәпләрендә тикшерү уздырды

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Бөгелмә районы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елы башлануга әзерлеген тикшерүне төгәлләделәр.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләреннән торган ведомствоара комиссия мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм мәгариф өлкәсенең башка объектларында булды.

Шул исәптән автомат сигнализация системасының төзеклеге, эвакуация вакыты өчен каралган чыгу юлларына карата таләпләрнең үтәлеше, персоналның янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узуы тикшерелде, дип хәбәр итте Бөгелмә районы  күзәтчелек  һәм профилактик эшчәнлек бүлеге башлыгы Максим Пестерев. Тикшерү нәтиҗәсендә безнең муниципаль берәмлекнең белем бирү учреждениеләрендә тәртип бозулар ачыкланмады, объектлар яңа уку елында балаларны кабул итәргә 100 процентка әзер.

Тулаем алганда, Татарстан буенча дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларына 1 405 гомуми белем бирү учреждениесендә янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерергә туры киләчәк.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса