Янгында зыян күргән ир-атның хәле тотрыклы
Республика клиник хастаханәсе табиблары Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында зыян күргән ир-атның гомерен саклап калу өчен көрәшә.
Хатынын һәм биш баласын янгында мәңгелеккә югалткан ир-атның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәткәре ТACС мәгълүмат агентлыгына җиткергән. Аның әйтүенчә, зыян күрүче реанимация бүлегендә ята, аңа шокка каршы препаратлар кертелә. "Аның хәле тотрыклы авыр бәяләнә. Сәламәтлегенең начарлануы күзәтелми. Ул аңында. Табиблар кул астында ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган барлык препарат һәм җиһазлар бар", - диелгән хәбәрдә. Моңа кадәр ир-атның хәле бик авыр, диелгән иде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа