Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгында биш баласы һәм хатыны үлгән ир-атны операциягә әзерлиләр

9 гыйнвар төнендә Лениногорск районында булган янгында исән калган ир-атны операциягә әзерлиләр.

Аның тәненең 70-75 %ы пешкән. Бу хакта ТАСС агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. "Ир-атның хәле бик авыр һәм тотрыксыз. Ул реанимация бүлегендә ята. Хәзер аны операциягә әзерлиләр. Ир-атның башы һәм кул-аяклары нык зыян күргән", - диелә. Исегезгә төшерәбез, янгында биш баласы белән әниләре янып үлде. Иң кечкенә балага алты ай гына булган. Гаилә башлыгы аек булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса