Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Янгын куркынычы арта

26 май көнне иртәнге сәгать 9лар тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Спас авылындагы афәт турында хәбәр килеп ирешә. Спас авылында шәхси йортка ут капканлыгы турында хәбәр итәләр. Тиз арада кузгалып, Татар Димскәе авылындагы янгын сүндерү машинасы тиешле урынга барып җиткәндә, ут йортның түбәсен чолгап алган була. Хуҗа кеше өй эчендә беркемнең...

 

26 май көнне иртәнге сәгать 9лар тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Спас авылындагы афәт турында хәбәр килеп ирешә.

Спас авылында шәхси йортка ут капканлыгы турында хәбәр итәләр. Тиз арада кузгалып, Татар Димскәе авылындагы янгын сүндерү машинасы тиешле урынга барып җиткәндә, ут йортның түбәсен чолгап алган була. Хуҗа кеше өй эчендә беркемнең дә юк икәнен белдерә. Бу вакытта Бөгелмәдән дә янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Күмәк көч белән ут сүндерелә. Өйнең 50 квадрат метр түбәсе яраксызга әйләнә.

Көннәр коры тору сәбәпле, янгын чыгу куркынычы арта, саклык чараларын күрергә онытмаска кирәк, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса