Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңалыклар

Электрон сайлаулар 8 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин 4 декабрьдә узачак сайлауларга әзерлек барышына багышланган брифинг үткәрде. Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА. Электрон сайлау комплекслары 33 районның 146 сайлау участогында урнаштырыла. Татарстан Республикасында электрон сайлауда 40 меңгә якын кеше катнаша алачак. Электрон сайлау комплексы 500 мең сумга...

Электрон сайлаулар

8 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин 4 декабрьдә узачак сайлауларга әзерлек барышына багышланган брифинг үткәрде.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Электрон сайлау комплекслары 33 районның 146 сайлау участогында урнаштырыла. Татарстан Республикасында электрон сайлауда 40 меңгә якын кеше катнаша алачак.

Электрон сайлау комплексы 500 мең сумга якын тора. Яңа техника өчен акча федераль казнадан бүленгән. Аның бер комплексына алдан өйрәнү өчен - ике, участок эчендә - биш һәм ике күчереп йөртелә торган терминаллар керә.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау-га әзерлек план буенча бара. Татарстан Республикасында барлыгы 65 территориаль, 2 мең 857 участок сайлау ко-
миссиясе төзелгән. 2011 елның 1 июле күрсәткечләре буенча сайлаучылар саны - 2 миллион 911 мең 727 кеше.

Зур оешканлык белән

6 ноябрь көнне Бөгелмә районы һәм шәһәренең барлык мәчетләрендә дә мөселманнарның олы бәйрәме - Корбан гаете узды. Чарада 2000нән артык кеше катнашты, бер үзәк мәчеткә генә дә 900ләп кеше килгән иде.

Хәбир ХАНОВ.

Бәйрәм, һәр елдагыча, быел да зур оешканлык белән үтте. Корбан бәйрәменә килгән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов барлык мөселманнарны зур бәйрәм белән котлады.

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә генә дә 100дән артык сарык чалынды. Бу көнне шәһәрдә корбан ителгән маллар саны исә моннан 10 тапкыр артык булды. Бәйрәм чаралары уздырылганнан соң мәчет ишегалдында тәмле ризыклар, корбан итеннән бәйрәм ашы әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: центральныймэчеть брифинг