Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ямьле булсын диеп урамнар...

Торган җиренең ямьле булуын һәркем тели. Моңа ирешү өчен башкаларга үрнәк булырлык күркәм эшләр башкаручылар да бар. Шәһәребезнең Международная урамындагы йортларның берсендә яшәүче Зөфәр Мирзаһит улы Мирзаһитов әнә үз тирәләрендә зәңгәр чыршылар, агачлар утырту белән мәшгуль. 25 ел буе урман хуҗалыгында эшләгән бу мөхтәрәм зат ул чыршы үсентеләрен җәмәгате Асия...

Торган җиренең ямьле булуын һәркем тели. Моңа ирешү өчен башкаларга үрнәк булырлык күркәм эшләр башкаручылар да бар. Шәһәребезнең Международная урамындагы йортларның берсендә яшәүче Зөфәр Мирзаһит улы Мирзаһитов әнә үз тирәләрендә зәңгәр чыршылар, агачлар утырту белән мәшгуль. 25 ел буе урман хуҗалыгында эшләгән бу мөхтәрәм зат ул чыршы үсентеләрен җәмәгате Асия апа ярдәме белән орлыктан үстергән. Бу эшне ул шулкадәр яратып башкара ки, күрше-тирә, таныш-белешләрне кызыксындырып кына калмаган, хәтта урамнан узып баручылар да, бик рәхәтләнеп, аңа булышалар, игелекле эшкә үзләреннән өлеш кертәләр. 26 апрельдә - бер көн эчендә генә дә кызы белән олы яшьтәге Мөнирә апа да, нәни бала иярткән яшь кенә гаилә дә, бакчада ял итеп утырган җиреннән килеп, Саша исемле егет тә, җәмәгате Гөлчәчәк белән Марс кардәшебез һ.б. агачлар утыртып узганнар. Зәңгәр чыршылар үстерергә теләгән кешеләр аңа үсентеләр сорап мөрәҗәгать тә итә алалар. Телефоннары: 4-96-38, 8-917-898-10-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса