Яман чирләрдән ничек сакланырга
Короновирус авыруын профилактика
Грипп, ОРВИ һәм короновирустан шәхсән саклану чаралары:
1нче кагыйдә. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ
– җәмәгать урыннарында, транспортта йөреп кайткач, төрле ишек тоткаларын, акча, техника җиһазларын тоткач, ашар алдыннан һәм ашарга әзерләргә керешер алдыннан кулларны юыгыз;
– кирәк чакта гына су һәм сабын булмаса, дезинфекцияләү чаралары, юеш салфеткалар кулланырга була;
– юмаган кул белән бит-авыз тирәсен, күзләрегезне сөртмәгез, ышкымагыз;
– һәркемнең сөлгесе аерым булсын.
2нче кагыйдә. ЭШ УРЫННАРЫНДА ГИГИЕНА ТАЛӘПЛӘРЕН САКЛЫЙБЫЗ
– эш урыныгыз чиста булсын;
– өстәл, урындык өсләрендә, ишек тоткасындагы, клавиатура, монитор, сумка өслекләрендәге вирусларны юк итү өчен сабынлы су яки башка чистарткыч сыекчалар кулланыгыз;
– эштә дә, өйдә дә бүлмәләрне еш җилләтеп торыгыз, тузаннарны дымлы чүпрәк белән сөртегез.
3нче кагыйдә. ГОМУМИ ГИГИЕНА ТАЛӘПЛӘРЕН ҮТИБЕЗ
– һәр көн саен душта коеныгыз, чәчләрегезне юыгыз. Истә тотыгыз, таратып салынган чәч йогышлы авыру эләктерү ихтималын арттыра;
– битегезне, борын куышлыгын көнгә 3-4 тапкыр юып торыгыз;
– кул кысышулар, кочаклашулар, үбешүләрдән тыелып торыгыз;
– эш урыннарында махсус билгеләнгән урыннарда гына тукланыгыз.
4нче кагыйдә. БИТЛЕК БЕЛӘН СУЛЫШ ЮЛЛАРЫН САКЛЫЙБЫЗ
– кешеләр күп җыела торган җирләрда булганда, медицина маскалары киегез;
– битлекне дөрес файдалану мөһим: ул авыз-борын томаланырлык итеп, яхшылап беркетелгән булырга тиеш; ике сәгать саен, ә дымланган, юешләнгән масканы шунда ук алыштырырга кирәк; салганда аның өслегенә кул белән кагылмаска тырышыгыз; бер битлекне ике тапкыр кулланмагыз, чүп савытына ташлагыз; ачык һавада йөргәндә, битлек кяргә киңәш ителми;
– сатып алырга булмаса, 4 катлы марлядан битлекне үзегез дә тегә аласыз;
– файдалана торган кулъяулыкларны көн дә юып, ике яклап үтүкләп торырга кирәк. Иң яхшысы – кәгазь кулъяулык кулланып ташлау.
5нче кагыйдә. ЧИР БИЛГЕЛӘРЕ КҮРЕНСӘ, БОЛАЙ ИТӘБЕЗ
– кешеләр белән аралашуны чикләргә;
– өйдә торыгыз яки медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә;
– аерым савыт-саба, сөлге-тастымал тотыгыз, аларны яхшылап юып куярга кирәк.
6нчы кагыйдә. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ КАЯДЫР БАРЫРГА КИРӘК БУЛСА
– вируслы авырулар таралу даирәсе куркыныч зонага керә торган җирләргә барудан тыелыгыз;
– бару кичектергесез икән, кайчан һәм кая барырга җыенуыгызны эш урынында әйтеп куегыз;
– барып кайткач, 14 көн дәвамында төрле элемтәләрдән, арлашулардан читләшегез.
Саклану кыен түгел. Үзегез турында уйласагыз, якыннарыгыз да имин булыр!
Короновирус авыруын профилактикалау буенча “кайнар линия” телефоннары:
Татарстан Республикасы “Роспотребнадзор” идарәсе: 8 (843) 296-02-24
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы: 8 (843) 231-20-70
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа