Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ялкынлылар сәяхәттә

Бөгелмәнең “Ялкын” приюты карамагындагы балалар “Һөнәрләр шәһәре” буенча сәяхәт иткәннәр

Әлеге чараны мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте практикантлары оештырды.  

“Төзүчеләр” урамында балалар төзелеш белгечлекләре буенча җавап бирделәр, шигырьләр укыдылар.  

“Остазлар” урамында интерактив уен аша балалар бик күп һөнәрләрдән бирем буенча берсен генә сайларга өйрәнделәр.  

“Батыр кешеләр” урамында әдәби әсәрләр аша төрле һөнәрләр белән таныштылар. “Сәламәтлек” урамында балалар табиб, теш табибы, шәфкать туташы һөнәрләре турында белемнәрен ныгыттылар һәм “Шатлык яңгыры” дәртле биюе белән чараны тәмамладылар. 

Алина МАХЯНОВА, студентка 

Ксения АСЕЕВА фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса