Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ялкынлылар - нәфис сүз осталары

Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр арасында “Туган тел” Республика шигырь укучылар конкурсының сайлап алу туры узды

Бу конкурста мәктәп яшендәге унике бала катнашты. Һәр катнашучының чыгышы туган якка, туган телгә карата мәхәббәт, якты, рәхмәтле хисләре белән сугарылган иде. Балалар башкаруында М. Садри, Г. Тукай, А. Алиш, Һ. Такташ шигырьләре ике дәүләт телендә яңгырады. Конкурс яшүсмерләр арасында, әти-әниләр һәм тирә-юньдәгеләр күз алдында яңа талантларны ачты. Туган ил турында әсәр сайлаганда, чыгыш ясау өчен костюмнар һәм декорацияләр әзерләгәндә җитди караш сизелеп торды. I этап ахырында җиңүчеләргә 1, 2 һәм 3 урыннар өчен Грамоталар тапшырылды, шулай ук һәр катнашучыга иҗади бүләкләр тапшырылды. 

Анастасия НАТАЛЬИНА, 

директор урынбасары 

Миләүшә КНЯЗЬКИНА фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса