"Ялкын" социаль приюты балалары үзләренә кечкенә пешекчеләр ролен киеп карадылар
Уен эшчәнлеге аша «Ялкын» социаль приюты тәрбиячесе Мария Тазова пешекче һөнәре белән таныштырды. Балаларга әзерләргә ошады. Чара тәмамлангач, һәркем үзе өчен берничә файдалы күнекмә алды.
“Уйнарга өйрәнәбез” дигән коррекция модуле кысаларында “Ялкын” социаль приюты тәрбиячесе Мария Тазова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Повар” сюжетлы-рольле уенын оештырды. Уен эшчәнлеге аша Мария Сергеевна балаларны пешекче эшчәнлеге, әлеге һөнәрнең хезмәт процесслары белән таныштырды. Уен ниятен тормышка ашырырга, роль сайларга, уенда үзара бәйле берничә гамәл башкарырга, предметларны - урынбасарларны кулланырга, савыт-саба, яшелчәләр турында белемнәрне ныгытырга, хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә өйрәтте.
Балаларга әзерләргә ошады. Чара тәмамлангач, һәркем үзе өчен берничә файдалы күнекмә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia