Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якутиядә узган милли костюм буенча югары мода бәйгесендә Татарстан бренды җиңде

Элара Шәйхи Якутиягә 2022 елгы «Татар дөньясы» коллекциясен алып барган.

Якутиядә узган «Этно-Эрато-2022» ХХI Евразия милли костюм югары мода конкурсында Казанның fashion-шоу бренды җиңде.

«Безнең дизайнерларыбыз «Этно-Эрато» конкурсында җиңде һәм бу бик гадел җиңү иде», диде мәдәният министры Ирада Əюпова Якутиядә узган Татарстан көннәрендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Танылган милли дизайнер Элара Шәйхи коллекциясе дәрәҗәле конкурста «Иң яхшы шәрыкъ костюмы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Элара Шәйхи Якутиягә 2022 елгы «Татар дөньясы» коллекциясен алып барган. «Безгә әлеге конкурста катнашырга ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдим итте. Без үз брендыбыз гына түгел, Татарстан исеменнән чыгыш ясадык һәм республиканы лаеклы күрсәтә алдык, дип уйлыйм», – ди Элара Шәйхи.

Дизайнер Якутиядә әлеге конкурсны оештыручыларга бик рәхмәтле. Алар безгә костюмнарыбызны лаеклы күрсәтергә мөмкинлек биргән иң зифа буйлы, иң чибәр модельләрен бирделәр», – ди ул.

BURO BANU бренды үз алдына татарның аутентик бизәкләрен, традицион детальләрен һәм аксессуарларын торгызу максатларын куеп эшли. Бренд елга ике коллекция тәкъдим итә.

«Этно-Эрато-2022» ХХI Евразия милли костюм югары мода конкурсында Грузия, Монголия, Төрекмәнстан, Казахстан, Башкортстан, Бурятия, Калмыкия, Якутия, Тыва, Краснодар, Ставрополь, Мәскәүдән 300ләп дизайнер, рәссам-модельер һәм халык һөнәрчесе катнашкан.

Конкурста катнашучылар «Иң яхшы славян костюмы», «Иң яхшы Кавказ халыклары костюмы», «Иң яхшы шәрыкъ костюмы», «Иң яхшы Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгыш халыклары костюмы, «Заманча костюмда этник мотивлар», «Ретро этник костюм», «Иң яхшы этник сәхнә костюмы» номинацияләрендә көч сынашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса