Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташларыбыз сәламәтлеген кайгыртып

Бөгелмә районында “Мобиль поликлиника” күчмә комплексы эшли башлаячак

Шәһәрдә яңа автотранспорт ярдәмендә   автопарк 90 процентка яңартылды.

Сентябрьдән башлап, Бөгелмә муниципаль районында авыл халкы өчен “Мобиль поликлиника” күчмә комплексы эшли башлаячак.

Матди-техник базаны ныгытуга килгәндә, 2019 елда Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә 6 санитар автотранспорт кайткан, бу ашыгыч медицина ярдәме станциясенең автопаркын 90 процентка  диярлек яңартырга мөмкинлек биргән. 2020 елның 1 яртысында ашыгыч медицина ярдәме бригадалары  16 140 чакыру алган. Пациент янына вакытында барып җитү күрсәткече 97,53 процент тәшкил итә.

Бүгенге көндә Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә 190 табиб, 800 урта медицина хезмәткәре эшли. Хәзерге вакытта кадрлар белән тәэмин ителеш 58,6 процент тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Ел саен  шәһәр-район мәктәпләрен тәмамлаучылар арасыннан Казан дәүләт медицина университетына һәм Казан федераль университетына максатчан укуга җибәрелә.

Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса