“Яңарыш” үзәгендә тәрбияләнүчеләр үз хокуклары белән таныша
29 нчы июль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә хокукый тәрбия темасы буенча танып-белү дәресе уздырылды
Дәрес барышында 17 социаль хезмәт алучы үз хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Җиңел уен формасында тәрбияләнүчеләр Декларациянең төп нигезләмәләре белән таныштылар һәм “Минем хокукларым” исемле стена газетасын ясап, белемнәрен ныгыттылар.
Әлеге дәресләрнең максаты булып яшьтән хокукый белемнәрне формалаштыру тора.
Любовь ЛАЗАРЕВА
социаль эшләр буенча белгеч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia