Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Яңарыш" үзәгендә конкурска йомгак ясалды

Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Минем булачак һөнәрем» дип исемләнгән иншалар конкурсына йомгак ясалды

Конкурс 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге  тернәкләнүчеләр арасында уздырылды һәм 14 эш тәкъдим ителде. Булачак һөнәрне билгеләү җиңел түгел, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр бу шөгыльне аеруча кыен кичерә. Алдан ук тәрбияләнүчеләрнең көчле һәм зәгыйфь якларын, аларның шәхси үзенчәлекләрен ачыклаучы чаралар циклы уздырылды. 

Балалар киләчәк һөнәр турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, киләчәк һөнәр аларны нәрсә белән җәлеп итүен, аны ни өчен  сайлауларын аңлаттылар. 

Вадим һәм Женя программист һөнәрен сайлаган, чөнки әлеге һөнәрне якын һәм ерак киләчәктә актуаль дип саныйлар, Данис, югары хезмәт хакына, Алинә һәм Яна, әти-әниләренең тәҗрибәсенә нигезләнеп, һөнәрне сайлаган, Диманың балачактан хылланган булачак һөнәре архитектор , ул бу  һөнәрне үзләштерү өчен математика, сызым, рәсем ясау белән ныклап шөгыльләнә, чөнки ул максатчан.  

Һәр эш уникаль һәм кабатланмас булды. Күп фикер язылган, әмма барысы да бер бер фикерне алга сөргән - сайлаган һөнәрең күңелеңә хуш килергә тиеш.  

 

 Татьяна Шакирҗанова,  

хезмәт буенча инструктор 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса