Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Яңарыш» үзәгендә " гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уздырылды

Бу көн 33 реабилитант өчен бик күп күңел ачу, сюрпризлар һәм бүләкләр белән тулган иде.

Бүген Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дип исемләнгән тематик көн узды.

Бу көн 33 реабилитант өчен бик күп күңел ачу, сюрпризлар һәм бүләкләр белән тулган иде. Балалар көн тематикасы нигезендә төркемнәрне бәйрәмчә бизәделәр. Алар арасында стена газеталары да, «минем гаиләм»дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе дә бар иде.

Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын белделәр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, Кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларда актив катнаштылар. Бу көнне әти-әниләр дә бүләксез калмады. Балалар алар өчен дулкынландыргыч бүләкләр-үз куллары белән ясалган ромашкалар әзерләделәр.

Мондый чаралар балаларда үз туганнарына һәм якыннарына карата мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм хөрмәт кебек кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә. Ә тәрбияләнүчеләребез күңелләрендә бәхетнең тату, ышанычлы һәм нык гаиләдә булуы мөһим фикер калды.

Зөлфия Нуриева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса