Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Яңарыш» үзәгендә балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштырдылар

Оештыручылар сүзләренә караганда, үсеп килүче буында патриотик хисләр формалаштыра, үз илебез һәм аның геройлары өчен горурлык хисе тәрбияли.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 15 февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар шагыйре Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара узды.

Дәрес барышында балалар шагыйрьнең тормышы, аның иҗаты һәм Бөек Ватан сугышында кылган батырлыгы турында белделәр. Шулай ук балалар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Чара шигырь укучылар конкурсы белән тәмамланды. Балалар «Сандугач һәм чишмә» әсәреннән өзек башкардылар, шигырьләр укыдылар.

Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, үсеп килүче буында патриотик хисләр формалаштыра, үз илебез һәм аның геройлары өчен горурлык хисе тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса