“Яңарыш” үзәге карамагындагылар пешекче-кондитер һөнәре белән таныштылар
Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә эшче һөнәрләр планын тормышка ашыру кысаларында, “Пешекче-кондитер” компетенциясе буенча дәрес узды.
Чараның максаты - яшүсмерләр арасында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе белән таныштыру.
Дәреснең кунагы - “Пешекче-кондитер” белгечлеге буенча диплом алган үзәкнең чыгарылыш шәкерте. Ул кайсы уку йортында белем алуы, пешекче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде, аннары алган күнекмәләрен күрсәтү максатыннан мастер-класс үткәрде.
Камыр белән эшләү буенча мастер-класска балалар бик теләп кушылдылар: камыр җәйделәр, ул камырны кисеп печенье пешерделәр, Раштуа прәннекләрен бизәделәр.
Чара чәй өстәле артында тәмамланды, анда балалар үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен татып карадылар.
Татьяна Шакирҗанова, хезмәт буенча инструктор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа