Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Яңарыш» реабилитантлары табигатьне саклыйлар

«Планета-безнең йортыбыз, без анда хуҗа!"

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» реабилитация үзәгендә «Планета-безнең йортыбыз, без анда хуҗа! " дигән квест - уен уздырылды.

Чараның максаты-әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштыру, карта-схема буенча киңлектә ориентлаша белүне үстерү, гомуми бурычларны күмәк чишү юлы белән социаль-коммуникатив сыйфатларны ныгыту һәм уңай эмоциональ кәеф булдыру.

Балаларга маҗаралы уен-сукбайлык бик ошады. Реабилитантлар карта буенча уңышлы ориентлаштылар, бик теләп биремнәрне үтәделәр, табигать өчен борчылдылар, аны чүп-чар белән хулиганнардан саклап калырга тырыштылар, җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар. Уен ахырында тырышлыклары өчен Табигать пәрие балаларга яшь сакчылары дигән медальләр тапшырды.

Мондый чаралар тернәкләндерүдә һәм балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә яхшы чагылыш таба, коллективны берләштерүгә ярдәм итә, кәефне күтәрә һәм үз-үзеңне бәяләү сәләтен арттыра.

Альбина Иркәгалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса