«Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Әни йөрәге – 2018”
Барлык катнашучылар да бик күп призлар һәм сертификатлар алдылар.
“Бергә булдырабыз” республика проекты һәм инвалидлар декадасы кысаларында ике гаилә – Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән Ишмәтовлар һәм Атамановлар “Әни йөрәге – 2018” матурлык һәм талантлар региональ конкурсында катнаштылар.
Җиңү өчен мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызлар көрәште. Искиткеч әниләр үзләренең гади булмаган тормышларында да чын матурлык гүзәлләре булып кала алуларын күрсәттеләр. Алар үзләрен талантлар һәм дефиле конкурсларында күрсәттеләр.
«Мәрхәмәтле йөрәк» титулына Татьяна Ишмәтова, ә «Алтын әни» титулына – Эльвира Атаманова лаек булды, ике хатын-кыз да күп балалы әниләр.
Барлык катнашучылар да бик күп призлар һәм сертификатлар алдылар.
Мондый конкурслар ана булуның уңай образын популярлаштыра һәм хатын-кызның ана ролен һәм иҗат эшчәнлеген уңышлы алып бара алуын күрсәтә.
Ирина ВДОВИНА, социаль җайлашу бүлеге мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа