Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңалыклар

Яшьләр урлаша Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, районда яшьләр тарафыннан машина урлау очраклары кискен арткан. 1997 елда туган яшүсмер - ике машина, ишекләр ясау фабрикасында эшләүче 1990 елгы ике егет - "ВАЗ-2118", 1992 елгы үсмер - "УАЗ", 1993 елгысы "ВАЗ-2105" машинасын урлаган. Велосипед урлау очраклары да еш була икән....

Яшьләр урлаша

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, районда яшьләр тарафыннан машина урлау очраклары кискен арткан. 1997 елда туган яшүсмер - ике машина, ишекләр ясау фабрикасында эшләүче 1990 елгы ике егет - "ВАЗ-2118", 1992 елгы үсмер - "УАЗ", 1993 елгысы "ВАЗ-2105" машинасын урлаган.
Велосипед урлау очраклары да еш була икән. Хуҗалары юл йөрү транспортын озак вакытка караусыз калдырган очракларда күзәтелә бу хәлләр.
Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимемәгән. Бер ай вакыт аралыгында 4 кеше һәлак булган, 5есе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнү алган.

Талпаннар һөҗүме дәвам итә

"Роспотребнадзор" хәбәр итүенчә, соңгы атна эчендә 33 кеше талпан кадалу сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән.
Җитди зыян күрүчеләр, авыру йогу очраклары күзәтелмәгән. Акбашларга сөенче Акбаш авыл җирлеге халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - авыл уртасыннан олы юл узу.

Ул юл бик куркыныч борылышлары белән үзенчәлекле, анда һәлакәтләр булгалап торуы, балаларның да еш кына шул юл аша йөрүләре аларның тормышы өчен барысын да куркуда тота. Авылдан ерак түгел Екатерина II вакытында ук салынган юл бар, аны тө-зекләндерү турындагы карар - каралу стадиясендә. Уңай карар кабул ителсә, авыл халкына бу яклап тынычлык киләчәк.

Күңелле ял

20 май көнне Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге табигать кочагында күңел ачу оештырды. Бу чараның төп максаты - кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, актив ял итү. Батыр авылы янында уздырылган ял чарасында быел 50дән артык мөселман халкы катнашты. Ял программасына спорт эстафетасы, шәхси ярышлар, волейбол, кул ярышы һәм башка мавыктыргыч уеннар кертелгән иде. Көн ахырында барысы бергә җыелышып, тәмле пылаудан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса