Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Коррупциягә каршы комиссия утырышы 13 июль көнне җирле хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Бу утырышта бюджет акчасын тотканда, муниципаль милектән файдаланганда, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге фондлар эшчәнлегендә коррупцион гамәлләргә юл куймау; муниципаль милектән файдалануга, торак төзелеше өчен, коммерция структураларына арендага җир...

Коррупциягә каршы комиссия утырышы

13 июль көнне җирле хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды.

Бу утырышта бюджет акчасын тотканда, муниципаль милектән файдаланганда, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге фондлар эшчәнлегендә коррупцион гамәлләргә юл куймау; муниципаль милектән файдалануга, торак төзелеше өчен, коммерция структураларына арендага җир бирү эшләренә контрольлек итү турындагы мәсьәләләр каралды. Шулай ук агымдагы елның беренче яртысында эчке эшләр һәм ЮХИДИ бүлекләрендә ачык-
ланган фактлар, алалрны бетерү һәм профилактика чаралары турында да сүз булды. Мәгариф оешмаларының бюджеттан тыш средстволарны файдаланганда закон таләпләренең ничек үтәлүе каралды. Утырыш эшенә комиссия рәисе И.Касыймов җитәкчелек итте.

Кышын өйләрдә җылы булсын өчен

Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе көзге-кышкы ягулык сезонына бик актив әзерләнә.

Елның 7 аенда җылылык системасы тоткарлыкларсыз эшләсен өчен җәйге чорда, ягъни 5 ай эчендә аларга ныклы ремонт кирәк.
11 нче урта мәктәп территориясендәге котельный җәмгысе 38 күпфатирлы йортны, 3 балалар бакчасын җылыта. Эш күләме зур булуга карамастан, гадәттә, биредә йортларны җылылык белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булганы юк. Бүгенге көндә җылылык челтәрендә капиталь ремонт бара. Насослар һәр елны ремонтлана. Тик шунысы бар, бу эшләрнең барысы да финанс чыгымнары таләп итә. Ә бөгелмәләрнең предприятиегә бурычы 50 миллион сумнан да артып киткән.

Килегез, көтәбез

Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе 3, 5, 8, 10 нчы сыйныфларга яңа уку елына укучылар кабул итә. Адрес: Вахитов урамы, 6 нчы йорт. Телефон: 6-62-15.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса